Из песен группы «Изге ай»
Халидә Бигичева һәм «Изге ай» дуэты (Мәскәү).
Семь песен. Плей-лист раскрывается по кнопке ≡. Уровень громкости: верхний ползунок.
| Сагыну (татар халык җыры) | |
| Бездә биек таулар бар ла, Тау астында таллар бар. Талда яфрак, миндә сагыну, Сездә нинди xәлләр бар? |
|
| Тау астында салкын чишмә Агып төшә улакка. Сагынуымны әйтер идем, Җил дә исми ул якка. |
|
| Биек тауның башларында Ялгыз үскән бар нарат. Тарала бар кайгыларым Җырласаң шуңа карап. |
|
| Алмалар өзәр идем лә Бауларга тезәр идем. Янмаса бу йөрәккәем, Сагынуга түзәр идем. |
|
| Салкын чишмә буйларында Атлар эчерсәң иде. Туган үскән илләреңдә Гомер кичерсәң иде. |
|
| Бездә биек таулар бар ла, Тау астында таллар бар. Талда яфрак, миндә сагыну, Сездә нинди xәлләр бар? |
Существует еще один вариант припева (в исполнении Заки Махмутова):
Өстәлләргә алма куйдым
Алып ашарсыз микән?
Бик сагынып хатлар язсам
Сездә язарсыз микән?
| «Кайтчы, яшьлек» («Вернись, молодость», слова и музыка Равиля Кузнецова) | |
| Үткән гомер очар кошлар кебек, Канатларым көчен сизмәдем. Очар кошлар арасына яшьлек Синең кайтуларың беләдер. |
|
| Кайтчы, яшьлек, очар кошлар булып, Кайтчы, яшьлек, яшел язларым. Күкрәк тут(ы)рып кабат җырлар идем Синдә калган тәүге җырларым. |
|
| Тормыш мәшәкате тапкан саен, Яшьлек үтүләрен сизмәдем. Көзге яфракларның арасыннан Яшелләрен һаман эзләдем. |
|
| Кайтчы, яшьлек, очар кошлар булып, Кайтчы, яшьлек, яшел язларым. Күкрәк тут(ы)рып кабат җырлар идем Синдә калган тәүге җырларым. |
|
| Яшел яфрак очар кошлар сезгә Яшьлегемне һаман охшатам. Үткән юллар якты хәтирәсен Хәзер уйлап, үзем юатам. |
|
| Кайтчы, яшьлек, очар кошлар булып, Кайтчы, яшьлек, яшел язларым. Күкрәк тут(ы)рып кабат җырлар идем Синдә калган тәүге җырларым. |
|
| Күкрәк тут(ы)рып кабат җырлар идем Синдә калган тәүге җырларым… Кайтчы, яшьлек… Кайтчы, яшьлек… Яшьлек язлары… |
| «Изге ай» (слова и музыка Равиля Кузнецова) | |
| Исәнмесез, дим, дусларым! Телим сезгә уңышлар. Җир йөзендә тату яшик, Юкка чыксын сугышлар. |
|
| “Изге ай”ның нурлары Күңелләргә юл алсын. Тормышыгыз җиңел булсын, Авырлыклар югалсын. |

| Барча кайгы он(ы)тылсын, Ерак ара якынай, Сезгә бәхет-саулык тели Ансамб(е)ль “Изге ай”. |
|
| Чит җирләрдә йөргәндә Күккә, айга карагыз. Сәлам булыр җырларыбыз, Ерак булса арабыз. |
|
| Барча кайгы он(ы)тылсын, Ерак ара якынай, Сезгә бәхет-саулык тели Ансамб(е)ль “Изге ай”. |
|
| Исәнмесез, дим, дусларым! Телим сезгә уңышлар. Җир йөзендә тату яшик, Юкка чыксын сугышлар. |
|
| Барча кайгы он(ы)тылсын, Ерак ара якынай, Сезгә бәхет-саулык тели Ансамб(е)ль “Изге ай”. |
| «Яз килде» («Пришла весна», слова и музыка Равиля Кузнецова) | |
| Яз килде, кояшның балкышы Күңелгә ювалды. Ник син кайтмадың, аккошым, Кайларда югалдың? |
|
| Яз килде, карларны эретте, Юлларны корытты. Әллә син еракта, аккошым, Дустыңны оныттың? |
|
| Яңадан без туган якларны Чәчәкләр каплады. Күңелемдә мин бергә чакларны Мәңгегә сакладым. |
|
| Яз килде, карларны эретте, Юлларны корытты. Әллә син еракта, аккошым, Дустыңны оныттың? |
|
| Яз килде, кояшның балкышы Күңелгә ювалды. Ник син кайтмадың, аккошым, Кайларда югалдың? |
|
| Яз килде, карларны эретте, Юлларны корытты. Әллә син еракта, аккошым, Дустыңны оныттың? |

Тексты остальных песен готовятся.