Из песен группы «Изге ай»

Халидә Бигичева һәм «Изге ай» дуэты (Мәскәү).
Семь песен. Плей-лист раскрывается по кнопке ≡. Уровень громкости: верхний ползунок.

Сагыну (татар халык җыры)
Бездә биек таулар бар ла,
Тау астында таллар бар.
Талда яфрак, миндә сагыну,
Сездә нинди xәлләр бар?
Тау астында салкын чишмә
Агып төшә улакка.
Сагынуымны әйтер идем,
Җил дә исми ул якка.
Биек тауның башларында
Ялгыз үскән бар нарат.
Тарала бар кайгыларым
Җырласаң шуңа карап.
Алмалар өзәр идем лә
Бауларга тезәр идем.
Янмаса бу йөрәккәем,
Сагынуга түзәр идем.
Салкын чишмә буйларында
Атлар эчерсәң иде.
Туган үскән илләреңдә
Гомер кичерсәң иде.
Бездә биек таулар бар ла,
Тау астында таллар бар.
Талда яфрак, миндә сагыну,
Сездә нинди xәлләр бар?

Существует еще один вариант припева (в исполнении Заки Махмутова):

Өстәлләргә алма куйдым
Алып ашарсыз микән?
Бик сагынып хатлар язсам
Сездә язарсыз микән?


«Кайтчы, яшьлек» («Вернись, молодость», слова и музыка Равиля Кузнецова)
Үткән гомер очар кошлар кебек,
Канатларым көчен сизмәдем.
Очар кошлар арасына яшьлек
Синең кайтуларың беләдер.
Кайтчы, яшьлек, очар кошлар булып,
Кайтчы, яшьлек, яшел язларым.
Күкрәк тут(ы)рып кабат җырлар идем
Синдә калган тәүге җырларым.
Тормыш мәшәкате тапкан саен,
Яшьлек үтүләрен сизмәдем.
Көзге яфракларның арасыннан
Яшелләрен һаман эзләдем.
Кайтчы, яшьлек, очар кошлар булып,
Кайтчы, яшьлек, яшел язларым.
Күкрәк тут(ы)рып кабат җырлар идем
Синдә калган тәүге җырларым.
Яшел яфрак очар кошлар сезгә
Яшьлегемне һаман охшатам.
Үткән юллар якты хәтирәсен
Хәзер уйлап, үзем юатам.
Кайтчы, яшьлек, очар кошлар булып,
Кайтчы, яшьлек, яшел язларым.
Күкрәк тут(ы)рып кабат җырлар идем
Синдә калган тәүге җырларым.
Күкрәк тут(ы)рып кабат җырлар идем
Синдә калган тәүге җырларым…
Кайтчы, яшьлек…
Кайтчы, яшьлек…
Яшьлек язлары…

«Изге ай» (слова и музыка Равиля Кузнецова)
Исәнмесез, дим, дусларым!
Телим сезгә уңышлар.
Җир йөзендә тату яшик,
Юкка чыксын сугышлар.
“Изге ай”ның нурлары
Күңелләргә юл алсын.
Тормышыгыз җиңел булсын,
Авырлыклар югалсын.
“Изге ай”ның нурлары
Күңелләргә юл алсын.
Тормышыгыз җиңел булсын,
Авырлыклар югалсын.
Барча кайгы он(ы)тылсын,
Ерак ара якынай,
Сезгә бәхет-саулык тели
Ансамб(е)ль “Изге ай”.
Чит җирләрдә йөргәндә
Күккә, айга карагыз.
Сәлам булыр җырларыбыз,
Ерак булса арабыз.
Барча кайгы он(ы)тылсын,
Ерак ара якынай,
Сезгә бәхет-саулык тели
Ансамб(е)ль “Изге ай”.
Исәнмесез, дим, дусларым!
Телим сезгә уңышлар.
Җир йөзендә тату яшик,
Юкка чыксын сугышлар.
Барча кайгы он(ы)тылсын,
Ерак ара якынай,
Сезгә бәхет-саулык тели
Ансамб(е)ль “Изге ай”.

«Яз килде» («Пришла весна», слова и музыка Равиля Кузнецова)
Яз килде, кояшның балкышы
Күңелгә ювалды.
Ник син кайтмадың, аккошым,
Кайларда югалдың?
Яз килде, карларны эретте,
Юлларны корытты.
Әллә син еракта, аккошым,
Дустыңны оныттың?
Яңадан без туган якларны
Чәчәкләр каплады.
Күңелемдә мин бергә чакларны
Мәңгегә сакладым.
Яз килде, карларны эретте,
Юлларны корытты.
Әллә син еракта, аккошым,
Дустыңны оныттың?
Яз килде, кояшның балкышы
Күңелгә ювалды.
Ник син кайтмадың, аккошым,
Кайларда югалдың?
Яз килде, карларны эретте,
Юлларны корытты.
Әллә син еракта, аккошым,
Дустыңны оныттың?

Халидә Бигичева


Тексты остальных песен готовятся.