Песни в исполнении Закира Шахбана

45 песен, 2 минусовки (первых двух песен), тексты 20-ти песен, 2 видео.
Плей-лист раскрывается по кнопке ≡.
Уровень громкости: верхний ползунок.

Закир Шахбан
. Кайда син, гармун?

Тексты песен в исполнении З.Шахбана


(-1-) «Кайда син, гармун» («Где ты, гармонь?»)

Показать скрытую часть текста »

Зөфәр Хәйретдинов көе, Харрас Әюп сүзләре

 

1

Чыңладың, гармун, моңландың, гармун,
Айлы кичләрдә тынмадың, гармун,
Үз итеп кенә сөйләдең безгә
Шул моңга кушып шатлыгың, зарың.

2

Әйтергә безгә оныттың бугай
Бу җирдә әле айрылу барын,
Ялгар идең син өзелгән моңны,
Кайда син, гармун, кайда син, гармун?

3

Кичләр дә җитә, айлар да калка,
Сагынып сине, дуслар да кайта.
Тик ятим күңел, өзелә үзәк
Яшьлек сердәшем гармуннан башка.

4

Язмышлар язган ачы сагышны
Таратыр иде синең тавышың,
Ник моңлы көйдә айрылды юллар,
Кайда соң гармун, кайда син, гармун?

5

Чыңласын гармун, моңлансын гармун,
Айлы кичләрдә тынмасын гармун,
Ярлар табышсын, парлар кавышсын,
Кайда соң гармун, кайда син, гармун?


(-2-) «Чияле тау» (по-татарски: «вишневая гора», т.е. «гора, где растут вишни»)

Показать скрытую часть текста »

Ганс Сәйфуллин көе, Лейна Ильясова сүзләре

1

Чияле тау юлларыннан, юлларыннан
Ярсып чаба атларым, атларым.
Берүк миңа сүз катмагыз, сүз катмагыз,
Уйлап аткан чакларым, чакларым.

<кушымта>

Чияле тау чияләре
Күзләрне камаштыра.
Бу мәхаббәт никләр болай
Тилертә, саташтыра?

2

Чиялек тау чияләре, чияләре
Тәмле кызарып пешкәч тә, тәмле пешкәч.
Ни хәлләр генә итим соң, нишлим соң мин,
Күзләрем сиңа төшкәч, сиңа төшкәч?

 

 

<кушымта>

Чияле тау чияләре
Күзләрне камаштыра.
Бу мәхаббәт никләр болай
Тилертә, саташтыра?

3

Чияле тау чияләрен, чияләрен
Чиләк-чиләк җыярлык, җыярлык.
Олыгайгач көлке булыр, көлке булыр
Яшь чактагы җүләрлек, җүләрлек.

<кушымта>

Чияле тау чияләре
Күзләрне камаштыра.
Бу мәхаббәт никләр болай
Тилертә, саташтыра?


(-3-) «Каршы аласы бар көзләрне» («Предстоит мне встретить осень» /в смысле «осень жизни»/)

Показать скрытую часть текста »

1

Каршы аласым бар көзләремне,
Бирче, Ходай, бирче түземлек.
Әйтәсем бар әле моңдашларга
Бәйгеләрдә җырлы сүземне.

<кушымта>

Үткән юлларымны барлыйсым бар,
Үтәр юлларымне яныйсы.
Менәр үрләремә менәсем бар,
Ул үрләрдән түбән карыйсы.

2

Тузлы учакларда биисем бар,
Гашыйкларга җырлар юллыйсы.
Сөю мизгелләрен тоясым бар,
Бәхетемне кочып елыйсы.

<кушымта>

Үткән юлларымны барлыйсым бар,
Үтәр юлларымне яныйсы.
Менәр үрләремә менәсем бар,
Ул үрләрдән түбән карыйсы.

3

Күп нәрсәне, икән, аңлыйсым бар,
Күп нәрсәне җирдә чарлыйсы.
Моңсызларны әле данлыйсым бар,
Баетасы сырхау-ярлысын.

<кушымта>

Үткән юлларымны барлыйсым бар,
Үтәр юлларымне яныйсы.
Менәр үрләремә менәсем бар,
Ул үрләрдән түбән карыйсы.


(-4-) «Себер татарлары көе» (народная песня сибирских татар)

Показать скрытую часть текста »

1

Себер ягы мал ягы ла,
Казан ягы тал ягы.
Казаннарга кайтмас идем,
Дусларның туган ягы.

2

Бакчадагы алмагачка
Тайлар бәйләсәң икән.
Егет үзе картаймаса,
Дөнья картайта микән?

3

Тау башында таш тегермән,
Яшь бодай тарта микән?
Сез дусларым белән бергә
Мәңге яшәсәң икән.


(-5-) Бишмәтемдә биш төймә» («Пять пуговиц на твоем бешмете» /зимнее пальто на вате без воротника/)

Показать скрытую часть текста »

1

Бишмәтемдә биш төймә,
Нигә төймәләмисез?
Арабыз да ерак түгел,
Нигә килгәләмисез?

2

Бакчадагы алмамны
Ашамам дигән идем.
Туган-үскән авылымны
Ташламам дигән идем.

3

Бакчадагы алмамны
Ашарга туры килде.
Туган-үскән авылымны
Ташларга туры килде.

4

Бишмәтемдә биш төймә,
Алтынчысы — каптырма.
Бар җырымны җырлап бирдем,
Юк җырымны таптырма.


(-6-) «Керим әле урманнарга» («Зайду-ка я в леса» /в смысле «в лесные чащи»/)

Показать скрытую часть текста »

Рөстәм Яхин көе, Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләре

1

Керим әле урманнарга,
Каеннар арасына;
Сөйлим әле моңнарымны
Сандугач баласына.

2

Керим әле урманнарга,
Урманнар арасына;
Сагышларым адаштырыйм
Каеннар арасында.

3

Керим әле урманнарга,
Урманның карасына;
Бәлки дәва табалырмын
Йөрәгем ярасына.


(-7-) «Ак чәчкәләр» («Белые цветы»)

Показать скрытую часть текста »

 Ә.Даутов көе һәм сүзләре

1

Таллыкта алан,
Аланны япкан
Ап-ак чәчкәләр…
Без бергә идек,
Калфаклар үрдек
Шул ак чәчкәдән.

2

Алсу йөзеңә
Бигрәк килешә
Чәчкә калфагың.
Синнән дә сылу
Чәчкәләр булу
Мөмкинме тагын?

3

Өстәлсен хисләр
Шушы хуш исләр
Мәңге сулмасын.
Безнең күңелләр
Өзелгән гөлләр
Кебек булмасын.


(-8-) «Бик сагындым туган якларымны» («Очень соскучился по родным краям»)

Показать скрытую часть текста »

1

Бик сагындым газиз әнкәемне,
«Улым» диеп әйткән сүзләрен.
Сагындым мин якын дусларымның,
Якташларның көләч йөзләрен.
Сагындым мин якын дусларымның,
Якташларның көләч йөзләрен.

2

Әй кадерле ямьле Агыйделем,
Әй сөекле туып-үскән җир.
Истән чыкмый миңа бүләк итеп
Әткәм-әнкәм моңнар биргән җир.
Истән чыкмый миңа бүләк итеп
Әткәм-әнкәм моңнар биргән җир.

3

Айлар, еллар, көннәр бик тиз үтә,
Язлар җитә, җәйләр яшәрә.
Ниләр җитә туган җирләреңдә
Якын дуслар белән яшәүгә?
Ниләр җитә туган җирләреңдә
Туганнарың белән яшәүгә?
Әйтегезче, дуслар, ни җитә?


(-9-) «Идел буе каеннары» («Березки Поволжья»)

Показать скрытую часть текста »

Илһам Шакиров көе, Әхмәт Ерикәй сүзләре

1

Күпме карасам да, карап туймыйм
Идел буе каеннарына.
Алар, җитәкләшеп, яланаяк
Чыгар төсле Идел ярына.

Мин яратам сезне, кардәшләрне,
Хөрмәт иткән кебек яратам;
Шуңа күрә сезгә багышланган
Йөрәк җырларымны яңартам.

2

Каеннарның җилдә тирбәлүе
Рәхәт бирә минем күңелгә.
Белмим, күпме туры килер икән
Туган илем буйлап йөрергә…

Баганалы юлдан күз алмыйча,
Моңсуланып тора имәннәр.
Үсмер имәннәрне иркәләргә
Нәзек билле җилләр килгәннәр.

3

Мин кояшка таба, таңга таба,
Яз түренә таба юл алам;
Гөлләр арасына, үләннәргә,
Үзәннәргә кереп югалам…

Әгәр, сездән аерып, еракларга
Алып китә калса юлларым,
Каен шаулавында ишетермен
Туган җирнең үлмәс җырларын.


(-10-) «Гөлнарым» («Моя Гульнар»)

Показать скрытую часть текста »

Фәрит Хатыйпов көе, Гамил Афзал сүзләре

1

Сандугачтай сайрап уйнадың да
Кына гөлләренә кунмадың.
Гөлнарым,
Үкенечкә ярым булмадың.
Гөлнарым,
Үкенечкә ярым булмадың.

2

Яулыгыңны болгап җырладың да
Йөрәкләрне телде моңнарың.
Гөлнарым,
Борылмалы киткән юлларың.
Гөлнарым,
Борылмалы киткән юлларың.

3

Сине сагынып уйлар уйладым да
Чишмә буйларыннан урадым.
Гөлнарым,
Күз алдымда зифа буйларың.
Гөлнарым,
Күз алдымда зифа буйларың.
Гөлнарым,
Күз алдымда зифа буйларың.
Гөлнарым,
Үкенечкә ярым булмадың.


(-11-) «Зәңгәр төймә» («Синяя пуговичка»)

Показать скрытую часть текста »

Татар халык көе, Гөлшат Зәйнәшева сүзләре

1

Иреннәрең — кызыл чия,
Күзләрең — зәңгәр төймә.
Гомерлеккә сөйдем сине,
Ташлап китәр бу, димә.

 

2

Гел сиңа гына багышлыйм
Җырларымның моңлысын.
Көтәм синнән, зәңгәр төймәм,
Мәхәббәтнең олысын!..

3

Гел сиңа гына багышлыйм
Җырларымның моңлысын.
Көтәм синнән, зәңгәр төймәм,
Мәхәббәтнең олысын!..


(-12-) «Сиңа тагын бер киләм әле» («Возвращаюсь к тебе еще один раз»)

Показать скрытую часть текста »

Рим Хәсәнов көе, Наҗар Нәҗми сүзләре

1

Утлар сүнде, йолдызлар да сүнде,
Таң нурында йөзә болытлар.
Сүнсә сүнсен утлар, йолдызлар да,
Миндә әле сүнмәс өмет бар.

<кушымта>

Сиңа тагын мин бер киләм әле,
Йолдызларда минем эшем юк.
Сине тагын мин бер күрәм әле,
Синнән башка сөяр кешем юк.
Юк, юк…

2

Якты көнем якты түгел төсле,
Ябык төсле ачык капкалар.
Барсы да шат, бәхетле дә төсле
Миннән башка, миннән башкалар.

<кушымта>

Сиңа тагын мин бер киләм әле,
Йолдызларда минем эшем юк.
Сине тагын мин бер күрәм әле,
Синнән башка сөяр кешем юк.
Юк, юк…

3

Йолдызлар да кабат кабындылар,
Кабат янды утлар өйләрдә.
Януларым, көюләрем белән
Алмаштырып төнне көннәргә.

<кушымта>

Сиңа тагын мин бер киләм әле,
Йолдызларда минем эшем юк.
Сине тагын мин бер күрәм әле,
Синнән башка сөяр кешем юк.
Юк, юк…


(-13-) «Тимим күңелемә» («Не трогаю душу»)

Показать скрытую часть текста »

Рөстәм Яхин көе, Равил Фәйзуллин сүзләре

1

Тимим күңелемә,
өзгәләнсен, янсын!
Кеше кайчак үзен
кичерә дә алсын.
Хисләрем ярсысын,
уйларым ташысын,
зиһенем чуалсын,
җан изрәп талсын…

…Ә безнең мәхаббәт,
сагышлы мәхаббәт,
каргышлы мәхаббәт
җыр булып калсын.

2

Яңа таңнар атсын,
яңа гөлләр үсеен.
Бу татлы газаплар
бүтәннәргә күчсен.
Яшь йөрәкләр янсын,
яшь җаннар юансын.
Сөю алар белән
киләчәккә барсын!..

…Ә безнең мәхаббәт,
тиңдәшсез мәхаббәт,
күз яшьле мәхаббәт
җыр булып калсын!


(-14-) Песня Галии и Захира из спектакля «Галия» («Галия» спектакленнән Галия һәм Заһир җыры)

Показать скрытую часть текста »

Рим Хәсәнов көе, Әнгам Атнабаев сүзләре

Заһир:

Йолдызларга йолдыз атылганда,
Очрашканнар көннәр төн белән.
Бу дөньяны белгәнемнән алып,
Синең барлыгыңны мин беләм.

Син кайда, мин шунда, Галиям,
Шатланам, елыймын һәм көләм.
Мәхаббәт алдында баш иям,
Син кайда, мин шунда, Галиям.

Галия:

Йолдызларга йолдыз атылганда,
Йөрәгемә кунды ялкыны.
Бер ялкыны дөнья балкытырлык
Сөю булгандыр ул, ахры.

Син кайда, мин шунда, Заһирым,
Ерактан эзләгән якыным.
Йөрәктә кабынган ялкыным,
Син кайда, мин шунда, Заһирым.

Заһир:

Йолдызларга йолдыз атылганда,
Гомерләре янып югала.

Галия:

Ә мәхәббәт гомерләрдән озын,
Мәңге яна, мәңге җырлана.

Заһир, Галия бергә:

Син кайда, мин шунда, Галиям, /Заһирым/,
Шатланам, елыймын һәм көләм.
Мәхаббәт алдында баш иям,
Син кайда, мин шунда, Галиям, /Заһирым/.


(-15-) «Туганлык аралары суынмасын» («Пусть не остывают отношения в родне»)

Показать скрытую часть текста »

1

Гомерләрне Ходай бирә сынар өчен,
Кайгыларны бирәдер ул чыдар өчен,
Татысыннар диеп бердәмлекнең көчен,
Туганлыкны биргәндер ул шуның өчен.

<кушымта>

Туганлыкның хисләренә тап төшмәсен,
Йөрәк авыр сүзләр ишетеп өшемәсен,
Кара мәче араларны һич кисмәсен,
Күңел суытырлык ачы җилләр исмәсен.

2

Синең белән без икебез бер туганнар,
Бер әтинең, бер әнинең балалары.
Бердәм булыйк, татулыкта бергә яшик,
Суынмасын туганлыкның аралары.

<кушымта>

Туганлыкның хисләренә тап төшмәсен,
Йөрәк авыр сүзләр ишетеп өшемәсен,
Кара мәче араларны һич кисмәсен,
Күңел суытырлык ачы җилләр исмәсен.

3

Син кайда, мин шунда, Галиям, /Заһирым/,
Шатланам, елыймын һәм көләм.
Мәхаббәт алдында баш иям,
Син кайда, мин шунда, Галиям, /Заһирым/.

<кушымта>

Туганлыкның хисләренә тап төшмәсен,
Йөрәк авыр сүзләр ишетеп өшемәсен,
Кара мәче араларны һич кисмәсен,
Күңел суытырлык ачы җилләр исмәсен.

4

Күтәрүе бергә җиңел кайгыларны,
Шатлыкны да тик бүлешкәч ул бик татлы.
Алыштыра алмый якты бу дөньяда
Беркем дә шул туган дигән бөек затны.

<кушымта>

Туганлыкның хисләренә тап төшмәсен,
Йөрәк авыр сүзләр ишетеп өшемәсен,
Кара мәче араларны һич кисмәсен,
Күңел суытырлык ачы җилләр исмәсен.


(-16-) «Төзүчеләр җыры» («Песня строителей»)

Показать скрытую часть текста »

1

Яраткан җирләрем, дусларым күп минем,
Аларны күңелдә саклармын.
Онытмыйм ул Баулы, Ютазы юлларын,
Болгар, Әтнә, Казан картларын.

<кушымта>

Күп юллар йөрелгән, күп йортлар төзелгән,
Ташлардан чәчәкләр үрелгән.
Без корган йортларга, куанган дсуларга
Үзем дә сөенеп йөримен.

2

Матурлык хакына яшим бу дөньяда,
Шатлыгым шуңа да мул минем.
Кайларга барсам да — дусларым каршылый,
Иң олы байлыгым шул минем.

<кушымта>

Күп юллар йөрелгән, күп йортлар төзелгән,
Ташлардан чәчәкләр үрелгән.
Без корган йортларга, куанган дусларга
Үзем дә сөенеп йөримен.

3

Зиннәтле сарайлар, мине алар хәтерли,
Йөрәкнең иң дәртле чакларын.
Яраткан якларны, хөрмәтле дусларны
Хәтердә гомергә саклармын.

<кушымта>

Күп юллар йөрелгән, күп йортлар төзелгән,
Ташлардан чәчәкләр үрелгән.
Без корган йортларга, куанган дусларга
Үзем дә сөенеп йөримен.


(-17-) «Өметемне өзмә генә» / «Гел елмай» («Не рви мою надежду» / «Улыбайся всегда»)

Показать скрытую часть текста »

Әкрәм Даутов көе һәм сүзләре

1

Бер генә елмаеп карадың,
Гомергә калдырдың газабын.

<кушымта>

Гел елмай, гел кара күзләремә,
Ялкын сал, ук каза йөрәгемә,
Җил генә, үтмәсен үзәгемә,
Тик өметемне өзмә генә.

2

Елмаеп биек тау башында,
Торасың кебек син каршымда.

<кушымта>

Гел елмай, гел кара күзләремә,
Ялкын сал, ук каза йөрәгемә,
Җил генә, үтмәсен үзәгемә,
Тик өметемне өзмә генә.


(-20-) «Үз ягыма кайтсам» («Когда вернусь на родину»)

Показать скрытую часть текста »

Рим Хәсәнов көе, Ибраһим Абдуллин сүзләре

1

Үз ягыма кайтсам, җиргә ятып,
Тыңлар идем үлән үскәнен,
Тыңлар идем чалгы тавышларын,
Кичке җылы җилләр искәнен.
Тыңлар идем чалгы тавышларын,
Кичке җылы җилләр искәнен.

2

Үз ягыма кайтсам, җиргә ятып,
Эчәр идем чишмә суларын,
Тыңлар, идем кызлар җырлаганын,
Егетләрнең курай моңнарын.
Тыңлар, идем кызлар җырлаганын,
Егетләрнең курай моңнарын.

3

Үз ягыма кайтсам, яланаяк
Эзләр идем тәүге юлымны,
Инеш буендагы бәбкәләрне,
Гашыйк булган тәүге кызымны,
Инеш буендагы бәбкәләрне,
Капка ачып чыккан юлымны,
Гашыйк булган тәүге кызымны.


(-21-) «Чыгарсыңмы каршы алырга?» («Выйдешь меня встречать?»)

Показать скрытую часть текста »

Валерий Әхмәтшин көе, Дамир Гарифуллин сүзләре

1

Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне,
Җырларыма кушып җырласам?
Каршы төшмәссеңме, йөрәгеңне
Мәхәббәтем белән чорнасам?

2

Минем белән тормыш сукмагыннан
Риза булырсыңмы үтәргә?
Аерылганда вәгъдә бирерсеңме
Кабат кайтуымны көтәргә?

3

Ашкынулы йөрәк көтә көн дә
Уртак таңның сызылып атканын.
Яшьлегемне җырга салган чакта
Кушылып җырларсыңмы, аппагым?

4

Кайткан чакта Сарман буйларына
Яннарыңда мәңге калырга,
Кырык эшең ташлап кырык якка,
Чыгарсыңмы каршы алырга?


(-22-) «Миләүшәләр» («Фиалки»)

Показать скрытую часть текста »

1

Мөлдерәмә тулган күңелем,
Чайкала, гел түгелә.
Үсеп чыккан миләүшәләр,
Текәлгәннәр күземә.
Үсеп чыккан миләүшәләр,
Текәлгәннәр күземә.

2

Кочагыма алып кыстым
Миләүшә чәчәкләрен.
Түзми йөрәк, гел кабатлый
Син сөенеп киләчәген.
Түзми йөрәк, гел кабатлый
Син сөенеп киләчәген.

3

Сиңа гына багышладым
Бар җырларым, Миләүшә.
Җырларымда, хыялымда
Синең белән серләшәм.
Җырларымда, хыялымда
Синең белән серләшәм.
Синең белән серләшәм…
Серләшәм…

 


 

Видео. Закир Шахбан & Динара Фахриева — Тимим күңелемә


Видео. Закир Шахбан — Өметемне өзмә генә (Гел елмай)


Рекомендуем также: О заслуженном артисте Республики Татарстан Закире Шахбане (о творческом пути, о личной жизни, о грандиозном бенефисе в честь юбилея — подробная и очень интересная информация, включая около 120 фото).


17 декабря 2016 г. в г.Сасове состоялся концерт ЗАКИРА ШАХБАНА>>>